“Агентлар” һәм “Халык контроле” проектында катнашучылар пенсионерлар белән бергә кулланучылар кәрзинен тутырды. Анда балык консервлары, карабодай, икмәк, тавык ите, бәрәңге, суган, шикәр комы, чәй, йомырка һәм сөт кергән. Беренче кибеттә азык-төлекләр җыелмасы 513 сум тәшкил итсә, икенчесендә – 516 сум 45 тиен. Бу кәрзиндә иң кыйммәтле продуктлар – тавык ите, йомырка һәм карабодай.
Экспертлар ролендә катнашкан пенсионерлар бәяләр артуына борчылуларын белдерде, ә, беренче чиратта, җирле продукт бәяләре арта. Билгесез сәбәпләр буенча үзебездә җитештерелгән сөт бәясе башка җирдән китерелгәннән 10 сумга кыйммәтрәк.
Бүген Татарстанның барлык районнарында контроль сатып алулар узды. Алынган мәгълүматлар прокуратурага тапшырылачак. “Халык контроле” проекты кураторы Ксения Владимирова белдергәнчә, бәяләр мониторингы даими үткәреләчәк.