Иске Йомралы авылында, шушы авыл егете, Апас аграр көллияте укытучысы Рөстәм Мингазиев кубогы һәм призларына хоккей ярышлары узды

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Биредә 6 команда катнашты. Беренче урынны – Апас аграр көллияте, икенче урынны – Иске Йомралы, өченче урынны – Апас командалары яулады. Авыл иртәдән үк бәйрәм төсен алды. Җыр-моң, алкышлар, җанатарларның шат авазлары тынып тормады, табада коймак пеште, һәркемгә кайнар чәй, тәмле ризык тәкъдим ителде. Барлык җиңүчеләр дә медальләр, бүләкләр алды. Кубок – Апас аграр көллияте хоккейчылары кулында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International