Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Дагстаннан кайттылар

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Руслан Хәйретдинов  белән Рәмис Шакиров Дагстаннан яртыеллык хезмәт командировкасында булдылар. Алар бу Кавказ Республикасында җәмәгать тәртибе саклауда катнаштылар. Соңгы ун елда Россиянең төрле төбәкләренә район эчке эшләр бүлегеннән мондый максатчан, озак хезмәт командировкасына егермегә якын апаслы барды. Барысы да исән-сау әйләнеп кайттылар, тырыш хезмәтләре өчен күпләр дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. Бу хакта безгә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфуллин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International