Бу көннәрдә Апаста “Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны” дип аталган махсус чара үтә

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

10-20 февраль көннәрендә “Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны” дип аталган махсус чара үтә. Бу акциянең максаты – җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, шул рәвешле юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.

 – Акция барышында юлларда сакта торучы хезмәткәрләр саны артты. Җәяүлегә юл бирергә теләмәүче, аларның хокукларына зыян китерүче машина хуҗаларына “ау” көчле бара. Шул ук вакытта юл йөрү кагыйдәсен санламаучы җәяүлеләрне дә, шулай ук җәяүлеләр өчен чыгу урыннарының торышын да контрольгә алдык, – ди район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Узган ел район буенча тиешле урында җәяүлегә юл бирмәгән 95 транспортчы тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәсен санламаган 91 җәяүле кисәтелгән, җәзасын алган. Гыйнвар ае һәм февральнең 10сына кадәр җәяүлегә 11 транспортчы юл бирмәгән, 8 җәяүле тиешсез урында юл аркылы чыккан. Кагыйдә үтәмәгән транспортчыга штраф күләме – 1500 сум, җәяүлегә – 500 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International