Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм яшьләрдә патриотлык хисе тәрбияләү, физик һәм рухи яктан чыныктыру максаты белән, районда Форпост отрядларының слеты үтте.
– Элек без пионер, комсомол тормышының эчендә кайнап яшәсәк, хәзер менә бу сүзләрне форпостчылар алмаштыра. Районда 14 форпост отряды оешкан. Анда 197 бала шөгыльләнә. Алар киемнәре белән дә, үз-үзләрен тотышлары, тәртипләре белән дә аерылып торалар. Гомумән алганда, әлеге отрядка кергән бала белемле дә, сәләтле дә, зирәк тә, көчле дә булырга тиеш, – ди районның форпост үзәге җитәкчесе Гөлнара Фәхретдинова.
Апас аграр көллияте бу көнне тагын да җанланды. Элегрәк таныш форпостчылар бер-берсенең хәл-әхвәлен белеште, таныш түгелләре танышты, эш тәҗрибәсен уртаклашты. Спорт залында егет-кызлар физик яктан көчләрен сынады. Кемдер турникта тартылу, кемдер гәүдәне төз күтәрү буенча җиңеп чыкты, кайбер укучылар автомат сүтеп җыюда беренчелекне бирмәде. Ул да түгел, командаларның төз атлап йөрү һәм биремгә буйсыну осталыкларын сынау башланып китте.
– Хәрби хәзерлек стройда йөрүдән башлана. Без җитезлеккә дә, төгәллеккә дә, үз-үзләрен тотышларына да, хәтта киемнәренең пөхтәлегенә дә игътибар иттек. Яшьләр елдан-ел остара, камилләшә, югалып калмый. Тормыш иткәндә бу сыйфатлар бик кирәк”, – ди район хәрби комиссары Илшат Паймурзин.
Слетта катнашучылар арасында инде, республика күләмендә җиңү яулап кайткан, шактый тәҗрибә туплаган форпостчылар белән беррәттән, быел гына яңа составта оешып, эшчәнлеген башлап җибәргән командалар да бар иде.
– Быел беренче генә ел килсәк тә, бик тырышып әзерләндек. Призлы урын алмасак та, барлык этапларны да уңышлы үттек, югалып калмадык. Безгә әлеге отрядта шөгыльләнү бик ошый, – диләр Иске Йомралы мәктәбенең 7 класс укучылары Гөлназ Мингазиева белән Алинә Галимҗанова.
Укучыларның физик хәзерлекләре бар яклап сыналганнан соң, актлар залында бәйгенең икенче этабы башланып китте. Биредә инде үз-үзеңне тәкъдим итү, командирлар ярышы, Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган сораулар бәйләме бер-берсен алмаштырып кына торды. Шулай ук еллык эшчәнлекне чагылдырып ясалган альбомнар да игътибардан читтә калмады. Нәтиҗәдә, аграр көллият укучылары командасы – беренче, Апас мәктәбенең “Факел” командасы икенче, борнашлылар өченче урынны яулады.
– Без әлеге отрядта өченче ел эшлибез. “Патриот” клубы әгъзалары булып торабыз. Бу юлы да уңышларыбыз сөендерерлек. Командабыз өченче урынны алды. Шулай ук визит карточкасы этабында – беренче, стройдагы хәзерлек этабында икенче урынны алдык, – ди Борнаш мәктәбе укучысы Илшат Сәлимуллин.