Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннарын, локаль конфликтларда, кайнар нокталарда “хәрби хәрәкәтләрдә” катнашкан райондашларны, армия хезмәте үтеп, Конституциядә нигезләнгән бурычын үтәгән ир-егетләрне, солдат булырга әзерләнүче үсмерләрне бәйрәм белән кайнар котлыйм. Армия – илебез бәйсезлегенең, халкыбыз иминлегенең ышанычлы гаранты ул, анда хезмәт итү гражданлык бурычы гына түгел, горурлык та. Чөнки Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән кешегә мөнәсәбәт үзгә, ихтирамлы, ә армиядә булган егетләр нык холыклы, тәвәккәл, кыю булулары белән аерылып торалар. Барыгызга да нык исәнлек һәм озын гомер, иминлек һәм гаилә бәхете, уңышлар телим, хөрмәтле райондашлар. Белегез, илебез, халкыбыз сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Хөрмәт белән, район башлыгы Рәшид Заһидуллин.