Асылҗиһан әби бүгенгесе көндә Казан шәһәрендә олы кызы янәшәсендә гомер кичерә. Бүген район башлыгы Рәшид Заһидуллин Казан шәһәренә барып аны гомер бәйрәме белән кайнар котлап, Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырып кайтты.