Район башлыгы Рәйхана әби Хабибуллинаны 90 яшьлек олы юбилее белән котлады

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Сугыш елларында яшь егетләр кызлар Болынбалыкчыда окоп казыдык, Карамасар, Сатмыш, Мөрәле урманнарында агач кистек. Яз көне генә өйләргә кайттык. Аннан ат карарга кердек, 14әр тай карый идек. 1948 елда тормышка чыктым. Иптәшем сугыш инвалиды, култык таягы белән йөрде. Шулай да гаилә өчен тырышты. Өч бала үстердек, укытып кеше иттек, - дип авыр елларын күз яше аша искә ала Рәйхана әби. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Рәшид Заһидуллин килде, изге теләкләрен җиткерде. Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, үзебез җирлектә үстерелгән гөл һәм бүләген тапшырды. Юбилярны котларга шулай ук авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, почта бүлекчәсе мөдире Люция Гыймадиева да кайнар котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International