Сатмыш авылында гомер итүче Рәшидә әби 90 яшьлеген билгеләп үтте

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Рәшидә әби Закирҗанова гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан кеше. Сугыш вакытында окоп казуда, урман кисүдә катнашкан, аннан соң дүрт елдан артык поровозда кочегар булып йөри. – Без күргән авырлыкларны көн-төн сөйләсәң дә бетә торган түгел. Бүгенге көнебез Аллага шөкер, тынычлык кына булсын иде, - ди ул. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны котлап Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, апаслылар үстергән гөлне һәм бүләген тапшырды.Рәшидә әби әлеге тәбрикләүләргә бик шатланды, чын йөрәгеннән олы рәхмәтләрен җиткерде. Кунакларны капка төбеннән үк озатып калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International