Хөрмәтле райондашлар! 15нче мартта Апас муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдум узачак

2015 елның 27 феврале, җомга

Элеге карар җирлекләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан кабул ителде (карарлар белән Апас муниципаль районының официаль сайтында һәм информацион стендларда таныша аласыз).

Үзара салым кертү 2003 елда кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәләрне оештыру турындагы гомуми принциплар“га нигезләнеп башкарыла. Авыл җирлекләре нинди генә эшкә тотынмасын, бүген дә финанс кытлыгына килеп төртелә әле. Әлбәттә, самообложение җыю өчен халыкның ризалыгы кирәк. Шуның өчен агымдагы елда да узган елдагы кебек авылларда референдумнар уздырылачак. Үзара салым республика бюджетыннан 1 сумга 4 сум исәбеннән өстәмә финанслана. Әлеге акчаны юлларны яхшырту, су юлларын һәм чыганакларын, социаль объектларны, зират яннарын төзекләндерү һәм башка шундый эшләр өчен тоту мөмкин.

Үзара салым кертү өчен халыкның ризалыгы мөһим. Шушы уңайдан районда 2015нче елның 15нче мартында референдум узачак.

Референдумда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә “риза” яисә “каршы” дип тавыш бирәчәкбез. Биредә катнашучыларның 5 проценттан артыгы ризалык бирсә генә, үзара салым җыелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International