19-20 февраль көннәрендә Тәтеш шәһәрендә 1999-2000 елгы кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды. Җиде катнашучы команда арасында безнең район командасы да бар иде. Яшь спортчы кызлар Рәмис Гиззатуллин җитәкчелеге белән әлеге ярышта беренчелекне яулап алды һәм Татарстан Республикасының мәктәп балалары арасындагы 10 Спартакиадага юллама алды.