Казандагы Апас якташлар җәмгыяте барлык апаслыларны очрашу кичәсенә чакыра

2015 елның 27 феврале, җомга
Вакыт агышын туктатып булмый. Менә Апас якташлар җәмгыяте оешуга 20 ел тула, ул безнең өчен, туган ягын сөючеләр өчен зур бәйрәм. Шул уңайдан 1 мартта 12 сәгатьтә, “Ак Барс” үзәге залында “Без бит Апас яклары” исемле әдәби-музыкаль кичә уза. Истәлекләр белән яшәүче, очрашуга сусаган, җыр-бию, нәфис сүз яратучы апаслыларны сагынып көтелгән күрешү кичәсенә чакырабыз. Керү – ирекле, рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International