Төнлә Татарстанда 18 градуска кадәр суыта

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Алдагы төндә температура  минус 8-13 градуска, көнчыгыш районнарда 18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республика буенча 1дән 6 градуска кадәр салкын көтелә. Татарстанның көньяк-көнбатыш һәм төньяк районнарында - иң җылысы, көнчыгышта иң салкыны булачак.

Казанда да аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Төнлә - 8-10, көндез - 1дән 4 градуска кадәр салкын. 

4 мартка каршы төндә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәрсез. Термометр баганалары   минус 15, аязган вакытта һәм көнчыгыш районнарда 20 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International