Бу ел башыннан районда 15 бала туды. Узган ел 160 (2013 елда – 180, 2012 елда – 206 иде) бала туды. Табигый үрчем дәрәҗәсе 1000 кешегә 7,6 туучы туры килә, Татарстан буенча бу сан – 14,8. Райондагы барлык халыкның 14 процентын балалар тәшкил итә. Бакча һәм мәктәп яшендәгеләр – 2853. Элеккеге бала табу йортындагы шартлар таләпләргә туры килмәү сәбәпле, булачак әниләрне Буа, Казан бала табу йортларына озатырга мәҗбүрбез. Район үзәк хастаханәсендә төзекләндерү-капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәч, бала табу бүлеге Апаска кире «кайтачак», – дип белдерде балалар баш педиатрыНаиләЗиатдинова район табибларының хисап җыелышында.