"Җиңү" республика хәйрия акциясенә ярдәм күрсәтик

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Кешелек тарихында иң дәһшәтле сугышта – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә бу олы бәйрәмне лаеклы рәвештә каршы алу һәм, беренче чиратта, арабызда инде бик аз калып баручы ветераннарны кайгырту – һәркемнең изге бурычы.

21 февральдән ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләрен тапшыру тантаналары башлана. Бүгенге көндә Татарстанда 75,8 меңгә якын сугыш ветераны, 4,2 мең тол калган солдат хатыны һәм сугыш инвалидлары яши. Ләкин вакыт аларның берсен дә аямый. Шуңа күрә бигрәк тә юбилей алдыннан аларның социаль-көнкүрешен яхшыртуга, медицина ярдәме күрсәтү, матди хәлен кайгыртуга бөтен көчне юнәлтү мөһим.

Мәгълүм булганча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре моннан ике-өч ел элек үк башланып киткән иде. Хәйрия эшчәнлеге буенча республика Советы, “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды белән берлектә, “Җиңү” дип аталган республика хәйрия акциясе игълан итте. Әлеге акция барышында җыелган акчалар Татарстан муниципаль районнарында гомер кичерүче сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең көнкүрешен яхшыртуга, борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә, җирлектәге һәйкәлләрне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

Хәзерге вакытта “Җиңү” акциясе барышында 2 миллион сумнан артык акча тупланган. Анда дәүләт органнары, муниципаль районнар, төрле оешма һәм ширкәтләр катнашырга өлгергән. Акцияне оештыручылар, 9 Майга санаулы көннәр генә калып барганда, мәрхәмәтле гамәлләрдән татарстанлылар да читтә калмас – һәркем, көченнән килгәнчә, үз өлешен кертер дип өметләнә. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан уздырылган республика хәйрия акциясе барышында сугыш ветераннары ихтыяҗлары өчен ун миллионнан артык акча җыелган иде.

Якын арада “Җиңү” акциясенә республиканың күпсанлы предприятиеләре кушылыр дип көтелә. Соңгы көннәрдә муниципаль районнар активлашкан: Апас, Тәтеш, Теләчедән шактый күләмдә хәйрия акчалары күчкән.

Матди ярдәмне түбәндәге счетка күчерергә була:

Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ»
420124, г.Казань, ул.Меридианная, д.1а
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК г.Казань
БИК 049205805
к/с 30101810000000000805
назначение платежа: «Добровольное пожертвование на благотворительную акцию «Победа»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International