“Үзегезең өлешкә төшкән барлык сынауларны да намуслы башкарып чыгуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ирләр белән бергә кечкенә генә җилкәләрегезгә кемгәдер фронтта, кемгәдер тылда барлык авыр йөкне күтәрергә туры килде. Сез яңа Россия һәм Татарстан Республикасын төзүдә катнаштыгыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Сугыш еллары бездән ерагайган саен, ул чорда яшәгән һәм илебезне үстерүгә, икътисадны күтәрүдә катнашкан кешеләр безнең өчен кадерлерәк була бара. Алар әле хәзер дә илебез тормышында үзеннән өлеш кертә. Бөек Ватан сугышы ветераннары каршында булган бурычыбызны, бераз соңарып кына булса да, үтәдек дияр идем. Сугышта катнашучыларны дәүләт торак белән тәэмин итте. Ни үкенеч, сугыш ветераннары көннән-көн азая бара”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм үзенең әтисен искә алып, Хәйрулла аганың да 7 еллап Совет Армиясендә хезмәт итүен, сугышта катнашуын билгеләп үтте.
“Сугыш турында сөйләгәндә, кичәге көнгә кадәр Совет Армиясенең фашизмны җиңүендә һәм бу сугышта үзенең зур көчен куюына, Европаны тулысынча диярлек яулап алган фашизмны юк итүенә берәүнең дә шиге юк иде. Әмма хәзер кайбер тарихчылар, сәясәтчеләр, 68 ел үткәннән соң, бу тарихны сызып атып, Советлар Союзы Украина белән Германиягә хөҗүм итте, дип бара. Безнең һәм сезнең бурыч исә бу сугыш турында дөреслекне әйтеп, язып калдыру. Кызганыч, мәктәп укучыларының кайберләре хәтта бөек хәрбиләребезнең исмнәрен дә белми”, - дип таный ТР Дәүләт Советы Рәисе. Ул ветераннарны мәктәп укучылары белән очрашып, ул чор, сугыш вакыйгалары хакында үзләре исән вакытта сөйләп калдырырга өндәде.
“Республика буйлап күп йөрергә туры килә. Социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләреннән, районыгызда күпме сугыш ветераны калды, дип сорагач, аларның бик азаюы күзгә бәрелә. Яңа Чишмә районында, мисал өчен, 26 сугыш ветераны, Сарман райоынында исә 49 сугыш ветераны калган. Килер бер көн, без, исәннәр, бөтен районыбыз белән бергә соңгы сугыш ветеранын, тере тарихны җирләрбез. Шуңа да хәзерге буын сезнең башкарган эшләрегез өчен сезне хөрмәткә күмеп яшәргә тиеш”, - диде парламент җитәкчесе.
Ул шулай ук хәзер тормышның күпкә яхшыруын һәм җитәкчеләрнең кием-салым, фатир, азык-төлек, хезмәт хакы турында түгел, ә рухи байлыкларга игътибар арттыруын ассызыклады. “Тормыш алга бара. Республикабыз киләчәктә дә үсәчәк һәм сезнең хакта кайгыртуын дәвам итәчәк. Кайчандыр 8 март хатын-кызларның хокукларын ирләрнеке белән бертигез итеп санау көне буларак билгеләп үтелсә, хәзер бу көн сезне — хатын-кызларны, әниләребезне, апа-сеңелләребезне хөрмәтләү көне буларак бәйрәм ителә. Сез безнең өчен - ныклы, ышанычлы тыл. Тылың ныклы булмаса, фронтта да, башка җирдә дә җиңеп булмый”, - диде ул һәм тантанада катнашучы мөхтәрәм ханымнарны котлап, аларга исәнлек-саулык теләде.