Кризис турында түгел, ә республика һәм Казанның бер 10 елдан нинди булачагы турында сөйләшергә кирәк – ТР Президенты

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Ничек кенә катлаулы чор булмасын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләр санын саклап калырга өндәде. Бу хакта ул бүген Казан шәһәре Думасының 41 нче сессия утырышында ассызыклап узды.

Билгеле булганча, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы түрәләре "КАМАЗ" ААҖда вакытлыча эшләрне дәүләт тарафыннан финансларга риза булмавы турында белдергән. Бу хакта кичә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары ассамблеясында да сүз барды. “Без “КАМАЗ” хезмәткәрләрен саклап калу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иттек. Оптимизацияләргә кирәк диләр, әмма өйрәтелгән бу белгечне кая җибәрергә? Аны бит еллар буе әзерлисең, ә хәзер аңа, имеш, әнә базарга чыгып сәүдә ит, дип әйтергә тиешбез”, - дип проблеманы ассызыклап үтте Президент.

Кризис чорында кыскартуларга карата фикерен дәвам иттереп, Рөстәм Миңнеханов: “Кризиста иң мөһиме – халыкның эше булуын кайгыртып, эш урыннарын саклап калу. Вәзгыять үзеннән-үзе тотрыклыланмаячак, бу юнәлештә без барыбыз бергәләп тырышырга тиеш – коллективлар белән очрашулар оештырып, кризиска каршы чаралар күрергә кирәк, киңкүләм төстә эштән азат итүләргә юл куярга ярамый. Без ул төзүчеләрне кая куярга тиеш? Үз эш урынында да эш табылмаса, кая барсын ди ул?” – диде. Президент шушы катлаулы чорда да тынычлыкны саклап калырга киңәш бирде. Төрле өндәмәләргә, чакыруларга тиз арада реакия белдереп, казанлылардан, татарстанлылардан тискәре сигналларга аерым игътибар юнәлтергә кирәк, диде.

Рөстәм Миңнеханов тыныч халәттә булуны сорап, кризис турында түгел, ә республика һәм Казанның бер 10 елдан нинди булачагы турында сөйләшергә киңәш итте. Президент республиканың күңелләргә хуш килерлек дәрәҗәдә булуының безнең кулларда икәнлегенә ишарәләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International