Халыкара китап бүләк итү көне

2015 елның 6 марты, җомга
Ул әле яңа бәйрәм – өченче ел гына билгеләп үтелә. Әмма бу датаны бик күп илләр халкы хуплап чыгарга өлгергән. 14 февральдән китап бүләк итү акциясе узды. Әлеге изге гамәлгә райондашларыбыз да актив кушылды.

Мәсәлән, Каратун урта мәктәбе укучылары укытучы Галиева Гөлшат һәм мәктәп китапханәчесе Галиева Гөлназ җитәкчелеге белән Каратун станциясендә яшәүчеләргә китап бүләк иттеләр. Һәркайсыбызның өендә үзебезгә кирәк булмаган китап бар. Без аларны җыеп мәктәп яисә авыл китапханәсенә тапшырсак, китапка яңа тормыш бүләк итәр идек. Китапханәдә инде ул үзенең укучысын һичшиксез табар. Балалар бакчаларына бер кочак китап сатып алып бүләк итүчеләр дә сабыйларга никадәр шатлык өләшәләр бит. Изге гамәлләр гомерле булсын!” – ди “Яшь журналистст” клубы әгъзасы Элвира Биктимерова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International