Каратун мәктәбе укучыларының хыяллары чынга ашты

2015 елның 10 марты, сишәмбе
“Дәрестән соң мәктәп” проектында катнашып Каратун мәктәбе машина-карта отты. Әлеге машинада чын машинада кебек руль артына утырып, йөртергә өйрәнеп була. Укучылар дәресләрдән соң бик теләп машинада йөртү серләренә өйрәнергә калалар. Хәзерге вакытта балалар спорт залында машина йөртү серләренә төшенсәләр, җәй айларында урамдагы махсус юлдан да йөреп булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International