Районның “Ел тәрбиячесе”н билгеләделәр

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Апасның “Кояшкай” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе – 2015” бәйгесе узды. Беренче турдан узган сигез тәрбияче – Гөлфруз Фәхретдинова, Зөлфия Шаһиева (“Кояшкай”), Райлә Гайнетдинова, Алия Нуриева (“Салават күпере”), Фирания Зыятдинова (“Гөлбакча”, Танай-Турай авылы), Гөлия Баһаутдинова (“Алтын балык”, Чурибураш), Алсу Газиева (“Әкият”, Азбаба) һәм Сөембикә Галиуллина (“Бәллүки”, Әлмәндәр) үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

“Ел тәрбиячесе – 2015” кә “Кояшкай” балалар бакчасыннан Зөлфия Шаһиева лаек булды.

Икенче урында “Салават күперен”нән Алия Нуриева, өченче ике урынга “Кояшкай”дан Гөлфруз Фәхретдинова һәм Чурибураш балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Баһаветдинова лаек дип табылды. Алар Яшел Үзән шәһәрендә узачак зона бәйгесендә район данын яклаячаклар.

Барлык катнашучыларга да Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр, призлы урыннарны алучыларга район мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасыннан теплоходта сәяхәт итү өчен путевкалар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International