Апаста яшәүче Раилә Гайнетдинова “Подпискага – айпад” бәйгесендә катнашты һәм бүләккә лаек булды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Раилә 5 газета-журналга язылып, квитанцияләрен җибәрергә дә онытмады. Чөнки ул узган юлы да әлеге бәйгедә катнашып, кызыксындыру бүләгенә лаек булган иде.

– Почта аша өйгә журнал килгәч, күңелле булып китте. Бу юлы менә бүләк зуррак – уку кирәк-яраклары һәм китаплар алдым. Тагын катнашачакмын. Айпадны, һичьюгы берәр фотоаппарат отарга әле исәп, – ди ул.

Бу юлы бәйгенең төп җиңүчесе Актаныш районыннан Ринат Ямиев булды. Ул 5444 сумлык газета-журналларга язылган иде.

Раилә Гайнетдинова “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе. Инде 15 ел балалар арасында ул. Шул ук вакытта үзенең дә ике баласы үсеп килә.

– “Йолдыз”ны бик яратып укыйм. Бәйге баруы турында да аннан укып белдем. Шулай ук “Мәгариф”, “Мәктәп һәм гаилә” журналларын алам, балалар өчен булган газеталарга язылам. Бу басмаларны укып кына калмыйм, эшемдә дә тәрбия чарасы буларак кулланам, – ди Раилә.

“Татмедиа” тарафыннан 99 газет һәм 21 журнал нәшер ителә. Хәзерге вакытта 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу бара. Әлеге бәйге дә дәвам итәчәк һәм айпад, цифрлы фотоаппарат, төрле бүләкләр үз ияләрен көтә. “Йолдыз”га һәм “Татмедиа” тарафыннан нәшер ителүче басмаларга язылырга ашыгыгыз! 7 мартка кадәр “Йолдыз”га ташламалы бәя белән – 399 сум 60 тиенгә язылырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International