Март аеның беренче юбиляры – Акхуҗа авылында гомер кичерүче Фәймә әби Курамшина 90 яшьлеген каршылады

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Азбаба авылында туып үскән Фәймә әби Курамшина гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан кеше. Сугыш вакытында Бакырчыда окоп казуда катнашкан– Без күргән авырлыкларны көн-төн сөйләсәң дә бетә торган түгел. Бүгенге көнебез Аллага шөкер, тынычлык кына булсын иде, - ди ул. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова юбилярны котлап Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Өлкән яшьтәге авылдашларын авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев һәм идарәче Илнар Хәсәнов та тәбрикләп изге теләкләрен юлладылар.Фәймә әби әлеге тәбрикләүләргә бик шатланды, чын йөрәгеннән олы рәхмәтләрен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International