“Кече туганнарыбыз” кышны исән чыкты

2015 елның 13 марты, җомга
Район аучылар җәмгыятендә бүген 121 тулы хокуклы аучы исәпләнә. Апас аучылык территориясе 104 мең квадрат километр мәйдан били. Хуҗалыкта 5 егерь эшли. Кыргый җәнлекләргә кышкы кар-буранлы айларда урман ешлыкларында кеше күзеннән еракларга яшерелгән 7 “ашханә” ихтияҗлары өчен җитәрлек тоз, ашлык калдыгы, көлтәле яфраказык әзерләнде һәм график буенча таратыла.

28 нче февральдә исә кышкы ау сезоны ябылды. Бу хакта Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International