Казанда Агропромпаркта узган кышкы ярминкәләрдә апаслылар якынча 4 миллион сумлык азык-төлек сатканнар

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

Яңа елдан соң  район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре 4 тапкыр Казанда Агропромпаркта узган кышкы ярминкәләрдә катнашып, якынча 4 миллион сумлык азык-төлек саттылар. Апастан 15 машиналык  делегация Казанга 7 мартта барды, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Бу баруда апаслылар сатуга килосын 250 сумнан  ит, 24 сумнан бәрәңге, 48 сумнан шикәр комы, 28 сумнан сөт, 45 сумнан карабодай, каймак-эремчек, йомырка, кондитер эшләнмәләре һәм башка продуктлар алып барган. 2 машина бодай-арпа, он-көрпәнең дә сатып алучысы табылган. Яшелчәләрдән кишер, кызыл чөгендер, кайнатма-консервлар  әйбәт сатылган. Апас, Каратун, Биеш, Дәвеш, Коштавыл һәм Чирмешән авыл җирлекләре тәкъдим иткән товарларны да казанлылар мактый-мактый алган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International