Тиздән "Адмирал" сәүдә үзәге эшмәкәрләренә ярдәм фонды эшли башлый

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Эшмәкәрләргә ярдәм фонды оештыру өчен документлар әзерләнгән. Бу хакта "Адмирал"дагы янгында каза күргән сәүдәгәрләр белән очрашу барышында мәгълүм булды. 

Шулай ук ТР Юстиция министрлыгында фондны тизләтелгән теркәү процедурасы тәэмин ителгән.

Бүген "Адмирал" эшмәкәрләренең инициатив төркеме фонд документларын теркәүгә тапшыра. Тиздән оешма үз эшен башлап җибәрәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International