Район башлыгы дин әһелләренә олы рәхмәтен җиткерде

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Узган шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиевка 65 яшьлек юбилее уңаеннан Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.

Биредә шулай ук “Нәҗиб” мәчете имамы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев та 65 яшь тулу хөрмәтенә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм бүләген кабул итеп алды.

– Алга таба да халык белән аңлашып, уртак фикергә килеп эшләргә, динебезне ныгытырга, халкыбызның рухи үсешенә үз өлешегезне кертергә насыйп булсын. Уңышлар, сезгә,– диде район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International