Апаста гомер итүче Маһинур Әглиуллинаны сугыштан соң район больницасында хисапчы ярдәмчесе булып эшләгән. Узенең эш тәҗрибәсен ул “Кояшкай”, “Салават күпере” балалар бакчаларында да туплаган. Пенсиягә дә нәкъ шуннан чыккан. Сугыш вакытында окоп казуларны, күргән михнәтләрне сызланып искә ала ул. “ Без күргән авырлыкларны яшьләргә күрергә язмасын. Бүгенге көнебез Аллага шөкер, тынычлык кына булсын иде” - ди ул. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны котлап Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Шулай ук Маһинур апага тыл һәм хезмәт ветераны буларак “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медале һәм продукталар наборы тапшырды. Өлкән яшьтәге авылдашларын Апас шәһәр тибындагы поселок башлыгы Фәнис Шарафутдинов һәм “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Гүзәлия Гәрәева да тәбрикләп изге теләкләрен юлладылар, бүләкләр тапшырдылар.