Үзәк сайлау комиссиясенә 24 партия бүлеге вәкиле килгән иде, алар арасында “Бердәм Россия”, КПРФ, “Россия коммунистлары”, “Яблоко”, РПР-ПАРНАС кебекләрне атап узарга була. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин искәртеп киткәнчә, Татарстанда барлыгы 66 партия теркәлгән. Комиссия рәисе ассызыклап узганча, агымдагы елда сайлау кампаниясе шактый җанлы булачак. Ул сайлаулар турында сөйләп, республиканың 2 шәһәр округында (Казан, Яр Чаллы), 38 шәһәр җирлегендә, 872 авыл җирлегендә муниципаль сайлауларда кандидатларның 7,7 мең депутат мандаты өчен көрәшәчәге турында әйтте. “Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә сайлауларга әзерлек тулы көчендә бара”, - дип, Әгъзам Гобәйдуллин сайлау законнарына һәм Сайлау кодексына төзәтмәләр кертелгәнен искәртте.
Бүгенге көндә сайлаулар буенча чаралар календаре төзелгән. Ә.Гобәйдуллин барлык сәяси партия вәкилләренең бөтен кирәкле документлар белән тәэмин ителәчәген белдереп: “Без территориаль комиссияләргә урыннарда документларның сыйфаты һәм башка мәсьәләләр буенча партия вәкилләре белән очрашулар үткәрүне тәкъдим итәчәкбез. Бу башлангыч этапта иң мөһиме дип саныйм”, - диде.
Әгъзам Гобәйдуллин, ихтыяҗ туа калса, кадрларны укытуда ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте. “Без барыбыз да көтеләчәк сайлауларда закон бозылуга юл куелмау өчен тырышабыз. Мин тапшырыла торган документларның күләме, сыйфаты, имзалар җыю, кандидатлар турындагы белешмәләргә югары таләпләр һәм башка мәсьәләләр буенча эшне мөмкин кадәр иртәрәк башлауны сорар идем. Без сайлау процессында барлык катнашучылар өчен бертигез шартлар тудырачакбыз. Безнең өчен иң мөһиме – сайлауларга уңышлы әзерләнү һәм аларны ачык һәм хилафлыкларсыз уздыру”, - дип төгәлләде Әгъзам Гобәйдуллин чыгышын.
Искәртеп узыйк: Татарстан Президентын турыдан-туры сайлау, 2012 нче елда субъектларның югары вазифаи затларына вәкаләтләрнең Россия Президенты тарафыннан бирелү процедурасы гамәлдән чыгарылгач, сайлау практикасына яңадан кайтарылды. 13 нче сентябрьдә илнең тагын 10 субъектында төбәкләрнең иң югары вазифаи затларын сайлауны оештыру планлаштырыла. Ә муниципаль сайлауларга килгәндә, алар, Татарстаннан тыш, тагын 25 төбәктә узачак. Гомумән алганда, сайлау кампанияләре илнең 37 субъектында үткәреләчәк.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова бүгенге киңәшмәне сайлауларга әзерлек кысаларында беренче уку процессы итеп бәяләде. Ул соңгы елларда сайлау белән бәйле законнарга күп кенә үзгәрешләр кертелгәнен искәртеп узды. ТР Президенты вазифасына кандидатларны бары тик сәяси партияләр генә чыгара ала. Теркәлү өчен кандидат “муниципаль фильтр” аша узарга тиеш, ягъни муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларының 5 процент өлешенең моңа ризалыгы булу шарт.
ТР Президентына кандидат, имзаларны үзен тәкъдим иткәч һәм махсус счет ачылгач, җыя башларга хокуклы. Әмма кандидатның сайлау фонды һәм имза кәгазьләре булдырылган булырга тиеш. Имзалар кәгазьләрен әзерләү чыгымнары кандидатның сайлау фонды хисабына түләнә. Кандидатны теркәү өчен Үзәк сайлау комиссиясенә документларны 2015 нче елның 29 нчы июленнән дә соңга калмыйча китерергә кирәк. Имзаларны да нәкъ менә шул вакытка кадәр җыярга була.
Имзалар саны Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә ТР Президентын сайлау билгеләнгәннән көннән алып өч көн дәвамында тәгаенләнәчәк. ТР Президенты вазифасына кандидатның сайлау фонды 60 млн сумнан да артык булмаска тиеш, шул исәптән кандидатның шәхси акчасы барлык чыгымнарның иң зур суммасының яртысыннан арта алмый.
Надежда Борисова әйтүенчә, ТР Президентына сайлауга әзерлек кысаларында барлык кирәкле документлар буенча аңлатмалар ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында "Бердәм тавыш бирү көне" бүлегендә урын алачак.
Муниципаль сайлауларга килгәндә, алар шәһәр һәм авыл җирлекләренең күпчелек өлешендә мажоритар сайлау системасы буенча узачак. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә ул катнаш сайлау системасы буенча үткәреләчәк: анда депутатларның бер өлеше партия исемлеге буенча, бер өлеше бер мандатлы округлар буенча сайланачак. Депутатлыкка 18 яше тулган Россия Федерациясе гражданы дәгъва кыла ала. Сайлау фондының иң зур күләме халык санына карый һәм кандидат өчен 600 мең сумга кадәр һәм партия өчен 6 млн сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова чыгышында партиягә килгән акчаның сарыф ителүе турындагы хисапларны 8 партия тапшырмаганын билгеләп үтеп, алга таба хисапларны вакытында тапшырмаган өчен административ штрафлар кулланылачагын кисәтеп куйды.