«Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турындагы» Федераль Закон буенча хокук бозулар турындагы административ эшләрне җир әйләнеше дәүләт күзәтчелеге органнары башкара. Быелның 2 январенда дәүләт җир әйләнеше турында Россия хөкүмәтенең яңа карары кабул ителде. Җир хуҗаларына таләпләр катгыйлана. Төрле эшләр башкарганда җир өслегенең уңдырышлы катламын бозу да шул исәптән, хокук бозуларга керә. Төрле гербицид, пестицид, агрохимикатлар белән эш иткәндә дә авыл хуҗалыгы җирләренә зыян салынмаска тиеш.
2014 елда фитосанитар һәм ветеринар күзәтчелек федераль хезмәте Апас районында җир әйләнеше законнары бозылу очракларын ачыклап, гаеплеләргә 7 мең сум күләмендә штраф санкцияләре кулланды. Контроль –күзәтчелек чаралары вакытында 0,4 гектарда аны кабат әйләнешкә кайтару буенча чаралар билгеләнеп, гаепле затларга күрсәтмәләр чыгарылды. Шулар нәтиҗәсендә бу мәйданнарда агрохимик тикшеренүләр һәм рекультивация эшләре үткәрелде һәм законсыз чүплекләр юкка чыгарылды.
Авыл җирлекләрендәге рәсмиләштерелгән каты көнкүреш калдыклары туплана торган чүплекләрдә быел иртә яздан пөхтәләү, җыештыру эшләре тиешенчә оештырылырга тиеш. Авылларыбыз, табигатебез күрке чисталыкта икәнлеген беркем онытмасын иде!
Законсыз ком, кызыл балчык базлары ачканда да ахырын алдан уйларга кирәк. Җир-ананы рәнҗетергә ярамый һәм ул гафу итми. Басу-кырларда экология таләпләре үтәлү беренче урында булырга тиеш, диләр белгечләр.
Районның җирләрдән файдалану һәм кадастр хезмәте узган елда авыл җирлекләре, кырларда җир законнарының катгый үтәлешен күзәтте. Бүлек җитәкчесе урынбасары Альберт Габитов узган елда урыннардан кергән хәбәрләр һәм планлы нигездә 354 тикшерү үткәрде. 51 административ эш кузгатылды, гаеплеләргә 63 язмача күрсәтмә бирелде. 100 мең сумнан артык штраф санкцияләре кулланылды.