Кече Күккүздә гомер кичерүче Гадилә Фәйзрахманованы 90 яшьлеге уңаеннан район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова котлады

2015 елның 20 марты, җомга
Кече Күккүз авылында яшәүче Гадилә Фәйзрахманова 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Аңа район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова изге теләкләр һәм олы хөрмәт белән ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчкәләр һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Гадилә әбине тәбрикләргә Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова һәм “Свияга” берләшмәсенең Күккүз бүлекчәсе җитәкчесе Илфир Гайнуллин да килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International