Сатмыш авылыннан Зәйнәп Амануллинаны 90 яшьлеге уңаеннан район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова котлады

2015 елның 20 марты, җомга
Сатмыш авылыннан Зәйнәп Амануллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Ак яулыклы, яулыгыдай ак, пакь күңелле әбине тәбрикләүчеләр, өенә килүчеләр арасында район җитәкчелеге дә бар иде. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәчк Мәүлетова Зәйнәп әбигә ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк, чәчкәләр һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды. Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһит Шәрәфиев та бүләк белән килгән иде. Зәйнәп әби үзен зурлаучыларга, шатлыгын бүлешүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International