Мәрзия әби Сабитованы 95 яшьлеге уңаеннан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов котлады

2015 елның 23 марты, дүшәмбе
Апас авылында гомер кичерүче, тумышы белән Кама-Тамагы районының Уразлина авылыннан булган Мәрзия әби Сабитова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады. Мәрзия әбине олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Булат Гыйльманов тәбрикләп Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов та изге теләкләрен җиткереп юбилярны бүләге белән сөендерде. Үзен шулай хөрмәтләгәннәре өчен Мәрзия әби ил башлыкларына олы рәхмәтен җиткерүебезне үтенде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International