Тәҗрибәсе булмаган машина йөртүчеләрнең машина йөртү тизлеген чикләргә мөмкиннәр

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Россия Эчке эшләр министрлыгы юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә җыена. Алар кертергә теләгән төп үзгәреш тәҗрибәсе булмаган машина йөртүчеләргә кагылачак. Ул гамәлгә кергән очракта, 2 елдан да азрак тәҗрибәсе булган машина йөртүче барлык автомобиль юлларында машинасының тизлеген сәгатенә 70 км дан арттырмаска тиеш булачак. Бу үзгәреш әлегә иҗтимагый тикшерү уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International