Путин Миңнехановны Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде

2015 елның 25 марты, чәршәмбе
Россия Президенты Владимир Путин "Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы турында"гы Указны имзалады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы сайтында урнаштырылган документ тексты нигезендә, Рөстәм Миңнеханов вәкаләтләре вакыты чыгуга бәйле рәвештә,  Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган зат үз вазифасына керешкәнче, вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International