Районда сөт сатып алу бәясе төшкән

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Сөт  җыючылар белән район хакимиятендә узган чираттагы очрашу-киңәшмәдә сүз март аеның беренче ункөнлегендә сөт тапшыручыларга түләү мәсьәләсе турында барды. Бу ункөнлектә халыкка сөтнең һәр килограммы өчен 18,50 тиеннән 17,50 тиенгә кадәр акча түләнгән. Сөйләшүләрдән күренгәнчә, соңгы вакытта сатып алу бәясенә карап, сөткә бәя төшкән. Хәзергә халыктан җыелган сөткә 1 килограммы өчен 16 сум түләнәчәк. "Киләчәктә сатып алу бәясенә карап түләү үзгәрергә дә мөмкин", - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International