2015 нче елның 6 апрелендагы киңәшмәдә “Без ришвәтчелеккә каршы!” темасы буенча уздырылган видеороликлар бәйгесендә җиңүче мәктәпләр бүләкләнде.
I урынны - Кече Болгаер мәктәбе, II урынны – Борнаш мәктәбе, III урынны – Дәүләки мәктәбе алды.
“Иң технологик видеоролик” номинациясендә - Дәүләки мәктәбе, “Иң профессиональ видеоролик” номинациясендә – Апас урта мәктәбенең 11 В сыйныфы, “Иң реалистик видеоролик” номинациясендә Апас урта мәктәбенең 11 Б сыйныфы, “Иң креатив видеоролик” номинациясендә - Апас урта мәктәбенең 11 А сыйныфы бүләкләнде.
Җиңүчеләргә район Башлыгының мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.