Вьетнамга визиты кысаларында Дмитрий Медведев Хо Ши Мин Мавзолеена һәм һәлак булган каһарманнарга багышланган Ханойдагы Мемориалда чәчәк салды, Вьетнам Социалистик Республикасы Премьер-министры Нгуен Тан Зунг белән очрашты. Россия - Вьетнам сөйләшүләре нәтиҗәсендә, документлар һәм меморандумнар имзаланды.
Сөйләшүләр тәмамлангач, Дмитрий Медведев һәм Нгуен Тан Зунг матбугат вәкилләренә очрашу йомгаклары турында хәбәр иттеләр.