Апаста бүген Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үтәләр

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Бөтендөнья сәламәтлек көнен һәр ел саен 7 апрель – 1948 елны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оешкан көнне билгеләп үтәләр. 1950нче елдан башлап бу көнне ел саен төрле чаралар үткәрелеп килә. Сәламәтлеккә багышланган бу чаралар кешеләргә сәламәтлекнең кадерен аңлату максатыннан оештырыла. Бүген Апаста да халык күп йөри торган урыннарда район табиблары кешеләрне сәламәтлеген тикшерәчәкләр. Алар кибетләргә, банкларга кереп чиратта торучыларның кан басымын үлчиячәкләр, канның шикәрен тикшерәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International