“Созвездие – Йолдызлык” ачык республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

“Созвездие – Йолдызлык” ачык республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды. Соңгы, унынчы зональ тур Кайбыч районында үтте. Анда Кайбычның үзеннән кала Идел аръягында урнашкан җиде район: Апас, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы, Тәтеш балалары көч сынашты.


 Безнең районнан яшь талантлар сынатмады. “Хореография” номинациясендә Свияжскийның “Ләйсән” балалар бакчасы “Гармония” төркеме, Урта Балтайның “Хыял” бию коллективы махсус бүләккә лаек булды. “Вокал ансамбль” номинациясендә балалар сәнгать мәктәбенең “Шатлык” ансамбле I урынны яулады. “Вокал-соло” номинациясендә сәнгать мәктәбеннән Энҗе Туктагулова – I, Аделина Закирова – II, Морзалар мәктәбе укучысы Булат Фәтхелисламов – III урынга лаек булды. Җиңү яулаган биш номер Казанга – фестивальнең йомгаклау турына чакыру алды.

Сайлап алу турында беренче, икенче, өченче урыннар алган “йолдызчыклар”  13-14 апрель көннәрендә булачак суперфиналда чыгыш ясаячаклар. Йомгаклау гала-концерты 18 апрельдә УНИКС концертлар залында һәм 25 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Соңгысында ТӨРЕКСОЙ илләре артистлары да чыгыш ясар дип көтелә. Бу елның көзендә “Созвезние – Йолдызлык” фестивале Кырым Республикасында да оештырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International