Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы белән обелиск каршында Әфганстан һәм Чечняда хәрби бурычларын үтәп кайткан, чит җирләрдә ятып калган райондашлар истәлегенә һәйкәл төзеләчәк.
– Әлеге һәйкәл кирпечтән, тирә-юне брусчаткадан ясалачак. Мәрмәр ташта батыр егетләрнең исемлеге, ике яклап хәрби хезмәттә үлеп калган райондаш егетләрнең исемнәре куелачак. Тирә ягына туя куаклары утырту, уртага ике зур таш урнаштыру планлаштырыла, - диде районның төзелеш һәм инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшин. Яңа обелскны Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ачу планлаштырыла.