Бүген Татарстанны үстерү эшендә һәркем катнаша ала. Бу – гомуми сүзләр генә түгел. Кичә республикада “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте оешты. Ул республика, аның киләчәгенә карата битараф булмаган һәркемне берләштерүче көч булыр дип фаразлана.Башкалада “Без булдырабыз! Без бергә!” форумы узды. Анда республиканың төрле районнарында эшләүче 40тан артык иҗтимагый оешмадан 300дән артык вәкил катнашты.
“Алар барысы да – республиканың үсешенә үзеннән өлеш кертергә теләүче кешеләр, – дип сөйләде “Сәләт” фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов. – Без барлык фикерләрне уртага салып сөйләшеп, алга таба нинди юнәлешләр буенча эшләргә кирәклеген ачыкларга телибез”. Моннан бер ай чамасы элек “Сәләт”тә “Президент белән бергә” иҗтимагый инициативалар үзәге эшли башлаган иде инде. Яшьләр моның белән генә чикләнмичә, форум үткәрү теләген дә белдергән.
“Бүген мин Президентка ничек булыша алам? Әнә шул сорауга җавап эзләргә кирәк, – ди башкарма директор. – Республика башлыгы әһәмиятле юнәлешләрне билгеләде. Арада иң әһәмиятлесе, һичшиксез, Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе. Проектны төзү эшендә һәркем катнашырга тиеш. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да фикер-тәкъдимнәребез күп. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йорт-фатирларны төзекләндерү эшен оештырырга мөмкин. Иң мөһиме – безне югарыда ишетәләр”.
Студентлар хезмәт отрядлары республика хәрәкәте җитәкчесе Ринат Садыков фикеренчә, республика җитәкчелеге билгеләгән икътисадый үсеш нокталарын тормышка ашыру өчен беренче чиратта кул көче кирәк. “Моны студентлар отрядлары эшләмәгәч, тагын кем башкарып чыксын?” – диде ул. Форумда катнашучылар әйтүенчә, Татарстанда яшәүчеләр республикада тормышка ашырыла торган икътисадый һәм социаль программаларда турыдан-туры катнашырга тиеш. Бигрәк тә бүгенге кебек катлаулы заманда бердәм булып яшәргә кирәк.
Яңа оешкан иҗтимагый хәрәкәтнең дә төп максаты әнә шуннан гыйбарәт булачак. Әлеге мәйдан – кызыклы тәкъдимнәр яңгырап торган урын гына булып калмыйча, фикердәшләрне бергә туплар, дип тә көтелә. Хәрәкәтне оештыручылар арасында “Ватан” берләшмәсе”, “Татарстанның иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмалары, “Умай” Идел буе гаилә академиясе” илкүләм иҗтимагый оешмасының төбәкара бүлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары да бар. “Президент белән бергә” булучылар Татарстанда яшәүчеләрне киләчәкне бергәләп хәл итәргә дә чакырды.