Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы старт ала

2015 елның 14 апреле, сишәмбе
“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы 15 апрельдә старт ала. Ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешкән балалар бакчаларына 1 миллион сум күләмендә республика гранты тапшырыла. Составында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф үсеше институты вәкилләре булган конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен урыннарда билгеләчәк.

Конкурста барлыгы 102 балалар бакчасы катнашыр дип көтелә. Аларның 50се грантка ия булачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International