Ветераннарга бушлай авиабилетлар – почтада

2015 елның 15 апреле, чәршәмбе

12 майга кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары «Россия почтасы»ның бөтен бү­лекләрендә бушлай авиабилетлар алу мөмкинлегенә ия.

Исегезгә төшерик, 3-12 май көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары һәм аларны озатып баручы берәр кеше Россия буйлап регуляр рейсларда бушка оча ала. Бу хакта Указ гыйнвар аенда ук чыккан иде. Почтада исә рейслар сайларга, билет алырга ярдәм итәчәкләр. Билет алу өчен паспорт һәм льгота бирә торган таныклыкны күрсәтергә кирәк.

3-12 май көннәрендә Россия территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары һәм аларны озатып баручы берәр кешегә тимер юл транспортында йөрү дә бушлай.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International