"Рассвет" үзәге "Ветеранга кыр почтасы" дигән акция уздыра

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Апас районы "Рассвет" үзәге "Ветеранга кыр почтасы" дигән акция уздыра. Акциядә "Патриот" клубының 10 акивисты катнаша. 
Әлеге чараның максаты яшьләрдә Туган илгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре аша  шәхси, әхлакый һәм гражданлык  сыйфатларын формалаштырудан гыйбарәт.
гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре активистларга кыр почтасы, өчпочмаклы солдат хатлары турында сөйләгәннәр. Аларны ясарга да өйрәткәннәр.
Мондый хатлар якын арада Апас районында яшәүче 33 Бөек Ватан сугышы ветераны, 2 блокадалы Ленинградта яшәүчегә тапшырылырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International