Татарстан мәгариф министрлыгы ике телдә иң оста аралашучы балалар бакчаларын ачыклау максатыннан “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” дигән бәйге игълан итте.
Шул уңайдан Эльвира Измайлова җитәкчелегендә махсус комиссия “Кояшкай” бала
лар бакчасындагы өч группада булып занятиеләрне карадылар, балаларның ни дәрәҗәдә русча белүләрен тикшерделәр, балалар белән аралашып сораулар бирделәр.Конкурс нәтиҗәләре буенча бәйгедә җиңүче бакчаларга акчалата бүләк каралган.