Илшат Гафуров икенче срокка КФУ ректоры итеп билгеләнгән

2015 елның 17 апреле, җомга
Якындагы 5 елга Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры итеп янә Илшат Гафуров билгеләнде. Бу хактагы карарны 2015 елның 14 апрелендә Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган.
Белешмә өчен: Илшат Гафуров 1961 елның 1 августында ТР Баулы бистәсендә туган.
1978-1983 елларда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Физика-математика фәннәре кандидаты, икътисади фәннәр докторы, профессор.
1983-1988 елларда – Алабуга дәүләт педагогика институтының гомум физика кафедрасы ассистенты, гомум физика кафедрасы өлкән укытучысы;
1992-1995 елларда – «Зилант» төбәк хуҗалыкара ассоциациясе генераль директоры;
1998 елда – Алабуга хакимияте башлыгы;
2006 - 2010 елларда – “Алабуга муниципаль районы” муниципаль берәмлек башлыгы;
2010 елның 8 апреленнән – Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры. 
2010 елның 1 июненнән – ТР вузлары Ректорлар советы рәисе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International