21 апрель - Илебездә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

21 апрельдә бөтен илдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Россия Президенты өч ел элек шул хактагы Указга кул куйды. Әлеге бәйрәм уңаеннан Апас муниципаль районы башлыгы Рәшит Заһидуллин җирле үзидарә хезмәткәрләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

“Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм. Бүгенге көндә 22 авыл җирлеген берләштергән Апас муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хез­мәт ветераннары, яр­дәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗ­рибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа хезмәт уңышлары телим”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International