Казанда узган Йолдызлык” (“Созвездие”) – 2015 ачык республика телевизион яшьләр эстрадасы сәнгате юбилей фестиваленең сайлап алу турларында безнең районыбызның яшь талантлары да катнашты. Каратун мәктәбе укучысы Алия Нәфыйкова “конферанс” номинациясендә барлык турларда да уңышлы чыгыш ясап, 17 апрель көнне “Уникс”та йомгаклау концертында чыгыш ясады. Аңа махсус бүләк тә тапшырылды. Алиянең бу көннәрдә күңеле шатлык белән тулы. Ул дусларына, классташларына кичерешләре, тәэсирләре хакында сөйли һәм барыннан да бигрәк җитәкчесе Сәвия Тимершинага олы рәхмәтен җиткерә. Без дә Алияне зур уңышы белән тәбрик итәбез!