Апас “Сәләт” балалары хөрмәтле сугыш ветераны Хатиб Салаватуллинны туган көне белән котладылар

2015 елның 24 апреле, җомга
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында, “Сәләт” балалар иҗат йортында сугыш ветераны Хатиб Салаватуллинның туган көне билгеләп үтелде. Ул 91нче гомер язын каршы алды. Ветеран “Сәләт” балалар иҗат йортында шөгыльләнүче балаларның чыгышларын сокланып карады, аларга гыйбрәт итеп тормыш юлын сөйләде һәм тынычлыкның кадерен белергә өндәде. #добрыйтатарстан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International