Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне узачак

2015 елның 24 апреле, җомга
28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаиләләренә бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, район хакимияте бинасында, 10-14 сәгатьләрдә сугыш ветераннарын һәм аларның гаиләләрен кабул итүләр була. Биредә федераль башкарма хакимиятнең территориаль бүлекләре вәкилләре, Татарстан башкарма комитет органнары, прокуратура, җирле үзидарә вәкилләре, адвокат һәм нотариус хезмәткәрләре катнашачак. Сораулар һәм мөрәҗәгатьләр телдән һәм язмача да кабул ителә. Алдан язылу кирәкми. Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның гаиләләрен актив катнашырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International